12 май 2016 яңалыклары
-
Бөгелмәләр бәйгедә җиңүче
Бөгелмәдә скважиналар өчен чит илләрдән кайтартыла торган җайланмаларны алыштыра торган яңа пакерлар эшләнде - "ТатНИПИнефть" институтында колонналар артына беркетелә, үзеннән үзе тыгызлана торган җиңсәле пакерлар (ЗСМП) уйлап табылды. Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде. Ул ятмалар тирәли утыртылган колонналар составында тиешле продуктны һәм сулыкны аеру өчен кулланыла. Моңа цементның седиментацион тыгызлануы һәм шул...
-
Җиңү язы.Хәтер. Бәйрәм. Хисләр
Якты йөз, күңел җылысы - кешенең башкаларга бүләк итә ала торган иң кыйммәтле сыйфаты шулдыр. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан Бөгелмәдә "Җылы бүләк итәбез" дигән иҗади проектның йомгаклау этабы узды. Бу хакта безгә социаль хезмәткәр Е. Колупаева хәбәр итә. Автор фотосы. Бу чара ветераннарыбызга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтүнең бер мөмкинлеге...
-
Асылъярның бәбие туды!
6 май көнне эстраданың талантлы җырчысы Асылъяр 3 яшьлек улы Әмиргә сеңелкәш алып кайткан. Ул 7 майда өченче тапкыр әни булган Лилия Муллагалиева белән бер үк бала тудыру йортында - Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ята. Җырчы кызлар күрешеп тә алганнар. Асылъяр шәхси тормышы турында ачылып сөйләргә яратмый, шулай да...
-
Сергей Лазарев "Евровидение"нең финалына чыкты
Сергей Лазарев, «Евровидение-2016» халыкара конкурсында уңышлы чыгыш ясап, финалга чыкты. Җырчы финалда тагын да яхшырак җырларга вәгъдә бирә. Лазарев сүзләренчә, сәхнәгә чыгу вакытын көтү аңа авыр булган. Ул бик борчылган. Шәһри Казан.
-
Пенсионерлар "коммуналка" өчен түләмәячәк?
Пенсионерларны торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Депутат Александр Шерин Россия Дәүләт Думасына шундый закон проектын керткән. Ул пенсионерларны торак-коммуналь хезмәтләрдән азат итәргә, ә чыгымнарны федераль бюджеттан түләргә тәкъдим итә. интертат.ру
-
Сабантуйлар кайчан булачак?
Сабантуйлар чоры башланды. Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә аны бәйрәм итә башладылар да инде. Чувашиянең Чабаксар шәһәрендә аны 8 май көнне үк билгеләп үттеләр. Шыгырдан һәм Урмай авылларында исә милли бәйрәмне 28 майда уздырырга ниятлиләр. 14 май көнне Сабан туе Самара өлкәсенең Новокуйбышевск каласында үтәчәк. VII Бөтенроссия авыл Сабан туе 4...
-
Татарстанда бүген давыл булырга мөмкин
Татарстанда көннең икенче яртысында һәм кич белән яшенле-бозлы, көчле яңгыр явуын фаразлый синоптиклар. Җил көчәйгәндә секудына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы төнлә 11, көндезге сәгатьләрдә 22 градуска кадәр җылы булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. http://matbugat.ru
-
Иртәнге юлда коточкыч юл һәлакәте
Бүген иртән Әлмәт-Азнакай юлының Лениногорскига таба борылыш чатында "Киа" машинасы белән трактор бәрелешә. Машина белән тракторга нык зыян килгән. Бәхеткә, авариядә һәлак булучылар юк, дип яза "Әлмәт таңнары".
-
Котлыйбыз!
Абыебыз да, дустыбыз да ул Ямьле язда, майның 10 нчы көнендә Бөгелмә муниципаль районы үзбәк диаспорасы җитәкчесе, Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче "Бәллүр" яшьләр вокаль-инструменталь ансамбле солисты, аккомпаниаторы Сабир Рөстәм улы Клычёвка 41 яшь тулды. Камил НАРЧАЕВ, "Бәллүр" ансамбле җитәкчесе. Сабир Рөстәм улы Татар мәдәният үзәгендә үтә торган күп чараларның...
-
Хөрмәтле шәһәрдәшләр һәм кунаклар!
Ярослав Гашек музее сезне 18 май көнне Халыкара музейлар көнен бергәләп билгеләп узарга чакыра. Программада: сәгать 9дан алып 16 сәгать 30 минутка кадәр - Ачык ишекләр көне; 14 сәгать 30 минутта Ленин мәйданы бакчасында балалар һәм үсмерләр өчен - Туган якны өйрәнү музее белән бергәләп оештырылган "Тарихка сәяхәт" дип исемләнгән...
-
Беренче карлыгач булып
"Бөгелмә авазы" газетасының тираж мохтаҗлыгы - бүгенге көндә иң кыен сорауларның берсе. Һәркайсыбыздан игътибар һәм ашыгыч ярдәм сорый ул, чөнки нибары бер данә газетага язылып, бу мәсьәләне тулысынча хәл итәргә була. Газетага тугры калган әбунәчеләр арасында, иң өлкән яшьтәге мөхтәрәм укучыларыбыз белән беррәттән, туган тел укытучыларын күрергә гадәтләнсәк тә, бүген...
-
“Бердәм диктант” нәтиҗәләре
Татарстанда 23 апрель көнне беренче тапкыр "Бердәм диктант" акциясе узды. Казан дәүләт медицина университеты тарафыннан үткәрелгән әлеге чара татар теленнән белемнәрне тикшерүгә багышланды. Ниһаять, әлеге акциянең нәтиҗәләре дә билгеле булды. "Бердәм диктант" Казанның төрле вузларында гына түгел, республикадагы медицина көллиятләрендә дә уздырылды. Бу чара барлыгы 15 мәйданчыкны колачлады, бездә Бөгелмә...